Чүпрәле районы халкы «Россия суы» бөтенроссия акциясенә кушылды

2023 елның 11 августы, җомга

Бу атнада «Россия суы» бөтенроссия акциясендә ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, Чүпрәле районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм җирле халык катнашты. Алар Мәктәп урамындагы Иске Чүпрәле авылындагы ясалма сулык территориясен чистарттылар һәм пластик һәм кәгазь белән 5 капчык чүп-чар җыйдылар.

Акция ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән узды. Өмә «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия экологик акциясе кысаларында оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы 2019 елдан бирле «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнаша һәм икенче ел рәттән «Экология» илкүләм проекты кысаларында оештырылган «Россия суы» бөтенроссия ярларны җыештыру акциясендә җиңүче булып тора. Узган ел гомуми тырышлык белән 8,5 мең км яр буе территорияләре чистартылган иде, 34 мең куб.м. чүп-чар җыелды, 300 меңнән артык кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International