Өйдә кал һәм вакытыңны файдалы итеп үткәр. Ничек итепме? Экологлар инде уйлап тапкан. Санитар-экологик икеайлык кысаларында без зеленыйтатарстан.рф порталында «Online чирек» дигән яңа, экологик агарту проектын башлап җибәрәбез.
Конкурста катнашуга Татарстан Республикасы, шулай ук башка дәүләтләр һәм Россия Федерациясе төбәкләре галимнәре, белгечләр чакырыла. Хезмәтләрне бер автор яки күп дигәндә өч кешедән торучы авторлар коллективы тәкъдим итә. Хезмәтләр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлегенә (Казан ш., Бауман ур., 20) тапшырыла.
Бәйгене, Бөтендөнья су ресурслары көне алдыннан, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Түбән Идел су бассейны идарәсенең Татарстан Республикасы су ресурслары бүлеге оештырган. Анда катнашу өчен Россиянең 8 төбәгеннән: Әстерхан, Волгоград, Саратов, Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Татарстан һәм Калмыкия Республикаларыннан 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар чакырыла.
Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары экология буенча фәнни-гамәли хезмәтләр бәйгесендә җиңгән өчен 5 меңнән 20 мең сумга кадәр акча белән бүләкләнәчәк. Бәйгене Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты оештыра.
Фестиваль 24 февральдән 12 мартка кадәр үткәрелә, хезмәтләр 6 мартка кадәр кабул ителә. “Яшел дөнья-2020”шәһәр социаль-экологик реклама бәйгесенә иҗтимагый экологик хәрәкәтләрдә катнашучы балалар һәм яшьләр чакырыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә республиканың югары уку йортлары студентлары һәм Татарстанның экология проблемаларын хәл кылуга өлеш керткән галимнәр арасында конкурсларның башлануы турында игълан итә.
Бәйгедә катнашырга теләгән кызыклы стартапларның бик күп санда булуы сәбәпле әнә шундый карарга киленгән.
Ел йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, журналистлар арасыннан республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков министрлыкның яшь белгечләре белән түгәрәк өстәл янында очрашу уздырды.
Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән Росконгресс фонды “Экология өлкәсендә иң яхшы инновацион компанияләр унлыгы” бәйгесендә катнашуга чакыра, дип хәбәр итә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте.