Имин киләчәккә таба тәүге экоадым! “Чиста су – чиста киләчәк!” дигән рәсем бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2020 елның 13 марты, җомга

Бәйгене, Бөтендөнья су ресурслары көне алдыннан, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Түбән Идел су бассейны идарәсенең Татарстан Республикасы су ресурслары бүлеге оештырган. Анда катнашу өчен Россиянең 8 төбәгеннән: Әстерхан, Волгоград, Саратов, Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Татарстан һәм Калмыкия Республикаларыннан 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар чакырыла.

Бәйгедә катнашучыларга, рәсем ясап, бәйгедә катнашучы анкетасын ике нөсхәдә тутырырга һәм  2020 елның 16 мартына кадәр Бәйгене оештыручыга (Казан ш., Гадел Кутуй ур., 50 й., 414 б.) тапшырырга яки электрон почта (otdel.nvbvu@tatar.ru) аша җибәрергә кирәк.

Бәйгедә катнашучылардан А4 форматындагы кәгазьдә ( киндер тукымада) теләсә кайсы техника (акварель, май, пастель, карандаш, акбур һ.б.) ярдәмендә иҗат ителгән төсле рәсемнәр көтелә. Рәсемдә су объектларын пычранудан саклауга өндәгән сүзләр, өндәмәләр булырга мөмкин.

Иҗади хезмәтләрне бәяләү өч яшь категориясе: 1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар  категорияләре буенча хәл ителә. Бәйгедә җиңүчеләргә мактау дипломнары һәм призлар, бәйгедә катнашучыларның һәммәсенә – бәйгедә катнашучының электрон сертификаты тапшырылачак.

Бәйге турында нигезләмә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми сайтына “Эшчәнлек” – “Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү” бүлегенә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International