Ел йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, журналистлар арасыннан республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Ул экология мәсьәләләренең һәрбер кеше, һәрбер территория, һәрбер дәүләт һәм Россия Федерациясенең һәрбер субъекты өчен елдан-ел әһәмиятлерәккә әйләнә баруын искәртте.
“Соңгы елларда предприятиеләрдә, технологик план буларак, экология мәсьәләләренә торган саен күбрәк игътибар бирелеп килә. Без нефть чыгаручы, нефть эшкәртүче, сәнәгате нык үскән республикада яшибез. Шуңа күрә экологиягә зыян салмыйча җитештерү, экологик технологияләрдән файдалану мәсьәләләре бик әһәмиятлегә әйләнә. Калдыкларны утильләштерү, сулыкларны, һаваның чисталыгын саклауны хәл кылу мәсьәләләре республикабызда яшәүчеләр тарафыннан да күтәрелә”, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. Республика парламенты башлыгы шулай ук илкүләм проектларның мөһимлеген дә билгеләп үтте. “2024 елга кадәр “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыруга, кешеләребезнең яшәү урыннарын яхшыртуга, экология мәсьәләләрен хәл кылуга триллионнарча сум акчалар күздә тотылган. 2019 елда Татарстан Республикасы да бу процесска актив кушылды”, – диде ул. Парламент Рәисе: “Экология мәсьәләләренә – иң таләпчән мөнәсәбәт. Иң тыныч һөнәр – табигатьне, халыкның яшәү урыннарын саклау бүген аеруча әһәмиятле мәсьәләгә әйләнә. Кешеләребезнең зур күпчелеге моны бик яхшы аңлый да”, – дип ассызыклады.
Республика конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга котлау сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков мөрәҗәгать итте. “Предприятиеләребез үсә, республикабызның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында сәнәгатебездән уңай нәтиҗә – төбәкнең тулаем продукты артуын көтәбез. Шул ук вакытта предприятиеләр экологиябезгә, әйләнә-тирә мохитне саклауга карата намуслы мөнәсәбәт күрсәтә. Биредә бүген шулай ук фәннең дә өлеше гаять зур, аннан башка без алга таба бара алмыйбыз, җирле үзидарә органнары һәм активистларыбыз үзләренең үрнәгендә әйләнә-тирә мохиткә ниндирәк мөнәсәбәттә булырга кирәклеген күрсәтә. Экология мәсьәләләрен хәл кылуга журналистларыбыз да зур өлеш кертеп килә: алар безгә халыкны борчыган мәсьәләләрне җиткерә”, – диде министр.
“Бу конкурс Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан инде 16 ел рәттән уздырылып килә, – дип билгеләп үтте Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Александр Гончарь. – Һичшиксез, әлеге бәйгенең максатлары һәм бурычлары булып халык игътибарын тулаем республикадагы проблемаларга, экология мәсьәләләренә юнәлтү тора”.
Шулай итеп, “ЭКОлидер-2019” конкурсы йомгаклары буенча В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте абсолют җиңүчегә әйләнде.
Конкурсның “Сәнәгать һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр” төркемендә җиңүчеләр буларак игълан ителделәр:
“Нефть һәм газ сәнәгате” номинациясендә:
1 урын – “ТАНЕКО” акционерлык җәмгыяте
2 урын –“ТАИФ” акционерлык җәмгыяте
3 урын – “РИТЭК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “ТатРИТЭКнефть” ТПП
“Энергетика” номинациясендә:
1 урын – “Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең Чаллы ТЭЦ филиалы
2 урын – “Таэнерго” акционерлык җәмгыятенең Казан ТЭЦ-2 филиалы
3 урын – “Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең “Түбән Кама гидроэлектростанциясе” филиалы
“Агро- һәм урман сәнәгате” номинациясендә:
1 место – “Сария Био-Индастрис Волга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Алабуга ш.
2 урын – “Лубян урман-техник көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе
3 урын –"КЫЗЫЛ ЮЛ" авыл хуҗалыгы җитештерү оешмасы, Балтач районы
“Төзелеш сәнәгате” номинациясендә:
1 урын – РосРАО федераль дәүләт унитар предприятиесенең Идел буе территориаль округы Казан бүлеге
2 урын – “ДОМКОР” махсус төзелеш оешмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
3 урын – “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе
“Торак-коммуналь комплекс” номинациясендә:
1 урын – Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы “Әлмәт водоканалы” акционерлык җәмгыяте
2 урын – “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе, Казан ш.
3 место – “Гринта” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Казан ш.
Конкурсның “Җирле үзидарә органнары” төркемендә бүләкләнделәр:
“Шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен” номинациясендә:
1 урын –Казан шәһәре
2 урын – Чаллы шәһәре
3 урын – Тәтеш шәһәре
“Муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен” номинациясендә:
1 урын – Әлмәт муниципаль районы
2 урын – Түбән Кама муниципаль районы
3 урын – Азнакай муниципаль районы
“Авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен” номинациясендә:
1 урын – Буа районы Нурлат авыл җирлеге
2 место – Азнакай районы Тымытык авыл җирлеге
3 урын – Баулы районы Томбарлы авыл җирлеге
Конкурсның “Мәгариф оешмалары” төркемендә җиңүчеләр:
“Мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү” номинациясендә:
1 урын – Азнакай муниципаль районы “Гнездышко” катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе
2 урын – Тәтеш муниципаль районы “Сказка” катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе
3 урын – Буа муниципаль районы “Светофорик” гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе
“Гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү” номинациясендә:
1 урын – Сарман муниципаль районы “Лөшөү-Тамак гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе
2 урын – Әлмәт шәһәре “11нче урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе
3 урын – Балтач муниципаль районы “Ор башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе
“Югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү” номинациясендә:
1 урын – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан ш.
2 урын – “Балалар экология-биология үзәге” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреҗдениесе, Алабуга ш.
3 урын – Мамадыш муниципаль районы “Балачак һәм яшьлек йорты” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреҗдениесе
Конкурсның “Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар” төркемендә:
“Иҗтимагый оешмалар” номинациясендә:
1 урын – “Чиста булачак” Татарстан Республикасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы
2 урын – Чаллы шәһәре балалар экология иминлеге үзәге базасында “Табигать дуслары берлеге”
3 урын – Арча муниципаль районы “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе
“Гражданнар” номинациясендә:
1 урын – Игнатьев Петр
2 урын – Шәрәпова Тәнзилә
3 урын – Шиһапов Гыйльметдин
“Халык контроле” номинациясендә:
1 урын – Сәлахетдинов Рөстәм
2 урын – Сафина Диана
3 урын – Әхмәтов Ярослав
Конкурсның “Массакүләм мәгълүмат чаралары” төркемендә җиңүчеләр булып танылдылар:
“Вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы язма” номинациясендә
“Республика массакүләм мәгълүмат чаралары” кече төркеме (татар телендә):
1 урын – Гыйльманова Гөлгенә, “Ватаным Татарстан” газетасы
2 урын – Бәдриев Дамир, “Шәһри Казан” газетасы
3 урын – Миңневәлиева Алинә, “Ялкын” журналы
“Республика массакүләм мәгълүмат чаралары” кече төркеме (рус телендә):
1 урын - Латыйпова Вероника, “Республика Татарстан” газетасы
2 урын - Карташова Людмила, “Земля-землица” газетасы
3 урын - Платонов Олег, “Российская газета”
“Шәһәрләр һәм районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары” кече төркеме (татар телендә):
1 урын - Йосыпова Әлфинур, “Байрак” газетасы
2 урын – Нигъмәтҗанов Фәнил, “Теләче” газетасы
3 урын - Газизова Ләйсән, “Актаныш таннары” газетасы
“Шәһәрләр һәм районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары” кече төркеме (рус телендә):
1 урын - Саниева Таңсылу, “Маяк” газетасы
2 урын - Гатауллина Эльвира, “Нефтяные вести” газетасы
3 урын - Гнибедина Айгөл, “Слава труду” газетасы
“Иң яхшы телесюжет” номинациясе
“Республика массакүләм мәгълүмат чаралары” кече төркеме:
1 урын - Вәлиәхмәтов Айнур, “Татарстан” дәүләт теле-радиокомпаниясе
2 урын – Хөснетдинов Руслан, “ТНВ”
3 урын - Вахрушева Марина, “Татарстан-24”
“Шәһәрләр һәм районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары” кече төркеме:
1 урын - Матвеева Кристина, “НТР-24” - “Чисто тут” проекты
2 урын - Трофимов Андрей, “Эфир Нижнекамск”
3 урын - Әхмәтшин Ранис, “Буа ТВ”
“Иң яхшы электрон массакүләм мәгълүмат чарасы” номинациясе “Республика массакүләм мәгълүмат чаралары” кече төркеме:
1 урын - Рыбакова Наталья, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
2 урын - Самохина Диана, “Россия мәгълүмати телеграф агентлыгы (ИТАР-ТАСС)”
3 урын - Саушина Анна, “Реальное время” интернет-газетасы
“Шәһәрләр һәм районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары” кече төркеме:
1 урын - Тимкин Илья, “Түбән Кама ш. мәгълүмат үзәге” муниципаль автоном учреждениесе
2 урын - Амочаева Юлия, TatCenter.ru интернет-порталы
3 урын - Райхштат Антон, “Казанский репортер” интернет-басмасы
“Иң яхшы радиосюжет” номинациясе
“Республика массакүләм мәгълүмат чаралары” кече төркеме:
1 урын - Нуруллин Разин, “Татарстан радиосы”
2 урын – Шәрәфиева Люция, “Болгар радиосы”
3 урын – “БИМ-радио” коллективы
“Шәһәрләр һәм районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары” кече төркеме:
1 урын – Ханова Светлана, “Нократ дулкыннары” радиоканалы
2 урын – Мөбарәкова Әлфия, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе
3 урын - Давыдова Елена, “Business FM Казань” радиостанциясе.