Конкурста катнашуга Татарстан Республикасы, шулай ук башка дәүләтләр һәм Россия Федерациясе төбәкләре галимнәре, белгечләр чакырыла. Хезмәтләрне бер автор яки күп дигәндә өч кешедән торучы авторлар коллективы тәкъдим итә. Хезмәтләр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлегенә (Казан ш., Бауман ур., 20) тапшырыла.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. биология фәннәре докторы профессор В.А. Попов исемендәге премия Татарстан Республикасында экологик иминлекнең көн кадагына суга торган проблемаларын хәл кылу өчен зур фәнни, практик әһәмияткә ия булган фәнни хезмәтләр, ачышлар, уйлап табулар өчен бирелә.
Конкурсны үткәрү шартлары турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән Министрлык сайтында “Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-soiskanie-premii-imeni-zasluzhennogo.htm) танышырга була. Элемтәгә керү өчен телефон: (843) 267-68-11.