Бәйгедә катнашырга теләгән кызыклы стартапларның бик күп санда булуы сәбәпле әнә шундый карарга киленгән.
Финалга чыгучы командалар үзләренең проектлары белән Россия инвестиция форумында таныштырып, алга таба дөнья күләмендә экология өлкәсендә алдынгы технологияләр кулланучы компанияләр белән турыдан-туры элемтәгә керү мөмкинлеге алачак. Бәйгегә 2020 елның 12-14 февралендә Сочи шәһәрендә үткәрелергә тиешле Россия инвестицион форумында йомгак ясалачак.
Бәйгене, “Росконгресс” фонды белән берлектә, “Сколково” фонды, “Контент” фонды, профильле ведомстволар – Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Энергетика министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.
Бәйгедә катнашуга гариза тапшыру, шулай ук бәйге турында тулырак мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге сайтта (Business Priority: businesspriority.ru/top-10) булдырылган.