Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә республиканың югары уку йортлары студентлары һәм Татарстанның экология проблемаларын хәл кылуга өлеш керткән галимнәр арасында конкурсларның башлануы турында игълан итә.
Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашу өчен түбәндәге номинацияләр буенча бер автор тарафыннан әзерләнгән хезмәтләр кабул ителә:
- Табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану;
- Табигатьне саклау технологияләрен эшләү;
- Социаль экология.
Материаллар кабул итү 2020 елның 16 мартына кадәр электрон почталар (адреслары:Anisa.Mannapova@tatar.ru һәм Olga.Artemeva1@tatar.ru) аша хәл ителә.
Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, биология фәннәре докторы, профессор В.А.Попов исемендәге премия Татарстанда экологик иминлекнең көн кадагына суга торган проблемаларын хәл кылу өчен зур фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия булган фәнни хезмәтләр, ачышлар һәм уйлап табулар өчен бирелә. Конкурста Татарстан Республикасы, шулай ук Россия Федерациясе башка дәүләтләре һәм төбәкләренең галимнәре, белгечләре катнашырга мөмкин. Хезмәтләрне бер автор яки кимендә өч кешедән торган авторлар коллективы тәкъдим итә. Хезмәтләр Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлегенә 2020 елның 16 мартына кадәр тапшырыла.
Ике конкурсны үткәрү шартлары турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән Министрлык сайтында “Конференцияләр, бәйгеләр, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/konkursi.htm танышырга мөмкин.