Конкурста катнашу өчен 8 яшьтән өлкәнрәк, тормыш сыйфатын күтәрүгә, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән проект тәкъдим итүче затлар чакырыла.
2020 елның 15 нче маена кадәр «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО «Смарт.Эволюция» конкурсы буенча гаризалар кабул итәчәк. Гомуми приз фонды – 3 миллион сум.
Төбәк этабы финалында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнарыннан 20 артык мәктәп укучысы катнашкан.
2020 елның 23 нче апреленнән 5 нче маена кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар рәсем конкурсында катнашырга чакырыла. Тәкъдим ителгән эшләр Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы тематикасын табигать мохитенә бәйләп чагылдырырга тиеш.
Зеленыйтатарстан.рф порталы буенча икенче «Эко-талант» онлайн-конкурсында җиңүчеләр билгеле булган.
«Online чирек» кысаларында өченче экологик сишәмбе килеп җитте, ул «Эко-эшләнмә» дигән яңа конкурсны башлап җибәрде. Әлеге бәйге Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана, шуңа күрә эшләнмә тематикалы булырга тиеш.
Зеленыйтатарстан.рф порталы буенча «Эко-блюдо» онлайн-конкурсында беренче җиңүчеләр билгеле булган. Исегезгә төшерик, санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Татармультфильм» белән берлектә «Online чирек» дигән яңа экологик агарту проектын башлап җибәргән иде.
Республикада 1 нче апрельдә ЭкоЯз-2020 конкурсы башланып китте. Быел язгы җыештыру эшләре – гражданнар күпләп җыелмыйча гына, ә республика акциясе читтән торып үткәрелә.
Татарстан югары уку йортлары укучылары экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында җиңгән өчен 5 меңнән 20 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурсны оештыручылар – Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татармультфильм» белән берлектә, «Online чирек» проекты кысаларында икенче, бер атналык «Эко-талант» конкурсының башлануы турында игълан итә.