«Доброволец России – 2020» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырабыз

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Конкурста катнашу өчен 8 яшьтән өлкәнрәк, тормыш сыйфатын күтәрүгә, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән проект тәкъдим итүче затлар чакырыла.

Конкурс дүрт этапта үткәрелә. Гариза тапшыру этабы – 31 нче майга кадәр, чирек финал – 1 нче июньнән 1 нче июльгә кадәр, ярымфинал – 17 нче июльдән 15 нче октябрьгә кадәр, финал – 2020 елның 20 нче октябреннән 13 нче ноябренә кадәр узачак.

Конкурс эшләрен  konkurs2020@dobro.ru адресына җибәрергә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән https://contests.dobro.ru/dr сайтында танышырга мөмкин.

«Доброволец России – 2020» Бөтенроссия конкурсы лидерларны һәм аларның инициативаларын ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән ихтыяри затлар проектларының төп конкурсы булып тора. Конкурсны оештыручылар – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Россия балалар һәм яшьләргә граждани һәм ватанпәрвәрлек тәрбия бирү үзәге» ФДБУ һәм Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International