Студентлар игътибарына! Экология буенча фәнни-практик эшләр конкурсы 30 нчы апрельгә кадәр озайтылды

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстан югары уку йортлары укучылары экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында җиңгән өчен 5 меңнән 20 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурсны оештыручылар – Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты.

Катнашу өчен түбәндәге номинацияләрнең берсендә бер автор әзерләгән проектлар кабул ителә:

- Табигый ресурслардан рациональ файдалану;

- Табигать саклау технологияләрен эшләү;

- Социаль экология.

Материаллар 2020 елның 30 нчы апреленә кадәр Anisa.Mannapova@tatar.ru һәм Olga.Artemeva1@tatar.ru электрон почта адреслары буенча кабул ителә. Конкурсны үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Министрлык сайтының «Конференцияләр, конкурслар, СЮКО ярдәм итү» бүлегендә танышырга мөмкин: http://eco.tatarstan.ru/rus/konkurs-nauchno-prakticheskih-rabot-po-ekologii.htm.

Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр лауреатларны рәсми бүләкләү тантанасында тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International