Республикада 1 нче апрельдә ЭкоЯз-2020 конкурсы башланып китте. Быел язгы җыештыру эшләре – гражданнар күпләп җыелмыйча гына, ә республика акциясе читтән торып үткәрелә.
«ЭкоЯз» конкурсын уздыру вакытлары, этаплары һәм аның номинацияләре элеккечә калды:
- «Иң яхшы балалар бакчасы»,
- «Иң яхшы мәктәп»,
- «Иң яхшы гаилә»,
- «Иң яхшы предприятие».
Акциядә район этабы бар: 2020 елның 1 нче апреленнән 12 нче маена кадәр; республика этабы – 2020 елның 18 не маеннан 31 нче маена кадәр.
Ә менә санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә сайлап алу критерийлары үзгәрешләр кичерде. Шулай итеп, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына тәрбияләнүче балалар һәм укучылар белән берлектә үзләренең белем бирү/мәктәпкәчә учреждение территориясендә экологик сукмак проектын әзерләргә кирәк. Гаиләләр, балалар белән берлектә, массакүләм чараларда катнашмыйча гына төрле экологик-агарту проектларын әзерли (сыерчык оялары, шигырьләр, җырлар һ.б.).
Үзизоляция шартларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татармультфильм», «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте тарафыннан күпсанлы онлайн-конкурслар башланып китте. Аралашуның читтән торып гамәлгә ашырыла торган форматына төрле яшьтәге кешеләр актив кушылды – инде беренче җиңүчеләр дә бар!
Хәзер безнең «онлайн» аралашуны без төп Инстаграм-конкурсны башлап җибәрү белән ныгытабыз. «ЭкоЯз 2020» кысаларында ул 20 нче апрельдән 20 нче майга кадәр 3 номинациядә узачак:
Эко-гадәтләр – фото һәм видео материаллар (видео – 1 минуттан артык түгел), 2 яшь категориясе – 16 яшькә кадәр һәм 16 яшьтән алып. Бүләк – велосипедлар.
Мәкаләдә экологик гадәтне, әйтик, чүп-чарны аерым җыюны, энергия һәм ресурсларны саклау, акыл белән куллану һ.б. тулырак тасвирларга кирәк.
Чи100 вокруг (Әйләнә-тирә чисталык) – фото һәм видео материаллар (видео – 1 минуттан артык түгел). Яшь категориясе – 18 яшьтән башлап. Бүләк – экшн камера.
Мәкаләләрдә санитар-эпидеомиологик таләпләрне үтәп, җыештыру эшләре чагылдырыла.
Буыннан-буынга – өлкән буыннан кече буынга тәҗрибә уртаклашып, фото һәм видео материаллар (видео – 1 минуттан артык түгел). Бүләк – палатка.
Мәкаләдә түбәндәге темалар чагылдырылырга мөмкин: сыерчык ояларын бергәләп ясау, агачлар утырту, төрле экологик темаларны өйрәнү һ.б.
Катнашу өчен мәҗбүри шартлар:
- Катнашучының профиле ачык булырга тиеш,
- #75летПобеды #100летТАССР #Эковесна2020 һәм #минэкологиирт дигән зарури хештеглар булырга тиеш,
- Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы аккаунтына язылырга, мәкаләдә @ministerstvo_ecologiirt аккаунтын билгеләргә кирәк.
ТР Экология министрлыгы сайтында һәм Instagram битендәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз. Элемтә өчен телефон: 8(843) 267-68-11.