Зеленыйтатарстан.рф порталы буенча «Эко-блюдо» онлайн-конкурсында беренче җиңүчеләр билгеле булган. Исегезгә төшерик, санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Татармультфильм» белән берлектә «Online чирек» дигән яңа экологик агарту проектын башлап җибәргән иде. Конкурс балаларның экологик грамоталылыгын арттыруга, шулай ук экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Шулай итеп, конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:
- I яшь төркемендә (балалар бакчасы)
Билан Екатерина (4 яшь)
- II яшь төркемендә (1-2 нче сыйныфлар)
Красильникова Арина (1 нче сыйныф)
- III яшь төркемендә (3-6 нчы сыйныфлар)
Муссарова Илүзә (4 нче сыйныф)
Җиңүчеләрнең видеоэшләрен Министрлыкның Instagram сәхифәсендә карарга мөмкин: https://instagram.com/ministerstvo_ecologiirt
зеленыйтатарстан.рф. порталындагы конкурслар дәвам итә. Хәзерге вакытта «Эко-талант» конкурсына видео-чыгышлар җибәрергә мөмкин, эшләр 21 нче апрельгә кадәр кабул ителә. Катнашыгыз һәм җиңегез! Иң актив катнашучыларны призлар көтә.