Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган рәсем конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 8 мае, җомга

2020 елның 23 нче апреленнән 5 нче маена кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар үзләренең эшләрен рәсем конкурсына җибәрде. Конкурс комиссиясе каравына 1176 эш керде.  Тәкъдим ителгән материалларда балалар Бөек Ватан сугышында Җиңү көне һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы тематикасын чагылдырган.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре эшләрне башкару һәм рәсмиләштерү сыйфатын, иҗади якын килүне, шулай ук тәкъдим ителгән эшләрнең конкурс тематикасына туры килүен бәяләде. Рәсемнәр Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарыннан, шулай ук Чуашия Республикасыннан, Мари Иле Республикасыннан, Кырым Республикасыннан, Казакъстан Республикасыннан, Мурманск өлкәсеннән, Владикавказ шәһәреннән һәм Санкт-Петербургтан алынды.

Шулай итеп, дүрт яшь категориясендә җиңүчеләр:

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр категориясендә:

1 нче урын – Сираҗев Арсен, 5 яшь, Татарстан Республикасы Зеленодольск районы, «Аленький цветочек» 33 нче гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы;

2 нче урын – Сөгатуллин Дамир, 5 яшь, Яр Чаллы шәһәренең 6 нчы «Незабудка» балалар бакчасы;

3 нче урын – Насыйбуллина Диләрә, 7 яшь, Татарстан Республикасы Теләче районы, 1 нче балалар бакчасы.

1-4 сыйныф категориясендә:

1 нче урын – Бабаджанов Данис, Лениногорск шәһәрендәге 8 нче урта мәктәпнең 3Б сыйныфы;

2 нче урын – Карпова Злата, 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге, 4 нче сыйныф, Яр Чаллы шәһәре;

3 нче урын – Йосыпов Тимур, 57 нче гимназия, 4 "А" сыйныфы, Яр Чаллы шәһәре.

5-8 сыйныф категориясендә:

1 нче урын – Стафеев Иван, 8б сыйныф, 315 нче мәктәп, Санкт-Петербург шәһәре;

2 нче урын – Нуртдинов Рәсим, 8б сыйныф, Иске Чүпрәле күп профильле лицее;

3 нче урын – Демидова Маргарита, 45 нче мәктәп, 8б сыйныф, Яр Чаллы шәһәре.

9-11 сыйныф категориясендә:

1 нче урын – Арутюнян Милена, Яр Чаллы шәһәренең 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге,  38 нче урта мәктәп, 16 яшь;

2 нче урын – Муравейник Татьяна, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 44 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 10А сыйныфы;

3 нче урын – Газизова Энҗе, Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе, 9 сыйныф.

Котлыйбыз! Җиңүчеләр дипломнар һәм иҗат итү һәм рәсем ясау өчен җыелмалар белән бүләкләнәчәк, шулай ук барлык катнашучыларга да электрон сертификатлар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International