ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2025 ел
җомга

1 апрельдән «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла торган санитар-экологик икеайлык кысаларында мәҗбүри һәм ирекле өмәләрдә 338 меңнән артык кеше катнашты.


30
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

1 апрельдән «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла торган санитар-экологик икеайлык кысаларында муниципаль берәмлекләр тарафыннан 97 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылды, территорияләрне чистартуга 188 меңгә якын кеше һәм 4,5 мең берәмлек техника җәлеп ителде. Татарстанда 150 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.


11
апрель, 2025 ел
җомга

1 апрельдән «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла торган санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгы һәм башка күзәтчелек органнары тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозуның 551 очрагы ачыкланды, шуларның 268е – калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру өлешендә.


21
июнь, 2024 ел
җомга

Экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча Татарстанда 4 меңгә якын хокук бозу очрагы ачыкланган, - бу хакта Татарстан төбәк идарәсе үзәгенең туры эфирында Татарстан Республикасы  экология һәм табигать ресурслары  министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин сөйләде.


1
июнь, 2024 ел
шимбә

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә экология министры санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында хәбәр итте. 


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

Пионер урамындагы рейд барышында көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю факты ачыкланды. Чүплекнең мәйданы 48 кв. м тәшкил итә.


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать  ресурслары  министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре белән берлектә Лаеш районында автомобиль юлларының юл яны полосаларының чисталыгын тикшерделәр. Тикшерү барышында рөхсәтсез калдыклар  ташлауның өч урыны ачыкланган. Хәерби  авылында бер һәм Никольский авылында ике чүплек.


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Брифинг ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында узды.

«3131 хокук бозу очрагы ачыкланды, гомуми суммасы 5,3 млн сумнан артык штраф санкцияләре салынды, 1090 артык беркетмә төзелде», – дип хәбәр итте министр. Ул билгеләп үткәнчә, барлык чаралар да, шул исәптән күзәтчелек чаралары да, махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында үткәрелгән.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Киров районында Автосервис урамында чүплек хасил булган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына битараф булмаган гражданнардан әнә шундый хәбәр килде. Әлеге урынны тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары биналарны сүтүдән һәм җимерүдән барлыкка килгән төзелеш калдыкларын ачыклаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International