Санитар-экологик икеайлыкта 400 мең кеше катнашты

2024 елның 1 июне, шимбә

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә экология министры санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, икеайлык 1 апрельдә башланды. Анда барлык муниципаль берәмлекләр, табигать саклау хезмәтләре, предприятиеләр һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.

«Апрельнең беренче көннәреннән үк, карның соңга калуына карамастан, массакүләм өмәләр һәм экологик акцияләр уздырылды. Шартлар территорияне чистартырга мөмкинлек бирмәгән урыннарда кар таратылган, юл полотносын чистартканнар, һәйкәлләрне һәм обелискларны тәртипкә китергәннәр. Гомумән алганда, икеайлык чорында, «Экояз» конкурсын исәпкә алып, 15 меңнән артык төрле акция үткәрелде», - дип сөйләде Александр Шадриков.

Санитар икеайлыкта республикада яшәүче 400 меңгә якын кеше (398 865) катнашкан. 12 мең берәмлек техника (11 855) җәлеп ителгән.

Полигоннарга 348 мең кубометр калдык чыгарылган.

Территорияләрне төзекләндерү кысаларында муниципалитетлар тарафыннан 764 мең агач һәм куак утыртылган.

«1 апрельдән барлыгы 4 800 өмә узды. Ярдәмегез һәм ваемсыз булмаганыгыз өчен барыгызга да рәхмәт! Инде әйткәнемчә: икеайлык – ул  массакүләм җыюның старты гына, көзгә кадәр чисталык урнаштырырга кирәк, барлык чүплекләрне бетергәнче,  аларның барлыкка килүенә юл куймау яхшырак!», - дип билгеләде экология министры. 

Ул, гадәттәгечә, 60 көнлек чисталык марафонын татарстанлыларның барлык буыннары актив рәвештә хуплый, ә иң мөһиме, бик күп балалар катнаша, бу ел саен үткәрелә торган «Мәктәп экопатруле» конкурсы раслый, дип сөйләде. Икеайлык чорында мәктәп укучыларыннан рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннары белән 1 740 фото килгән. Бу мөрәҗәгатьләрнең 75% инде хәл ителгән.

1 апрельдән безнең экологик кабул итү бүлмәсенә барлык элемтә каналлары буенча 2 737 мөрәҗәгать кергән, аларның 83% (2 283) хәл ителгән. Күпчелек шикаятьләр (2 121) «Чүплек» категориясе буенча.

«Халык контроле» системасы аша гына да рөхсәтсез чүплекләр буенча 342  сорау килгән. «Мөрәҗәгатьләрне карау вакыты озакка сузылганда, әлбәттә, халык тискәре реакция күрсәтә. Тагын бер тапкыр искә төшерәм – без  шикаятькә 10 көн эчендә оператив рәвештә җавап бирергә тиеш. 29 муниципаль районда гаризалар вакытында хәл ителә. Әмма 16 районда хәл ителмәгән шикаятьләр бар», - дип хәбәр итте ТР Экология һәм табигать  ресурслары  министрлыгы башлыгы.

Республика буенча 1 апрельдән барлык күзәтчелек органнары тарафыннан 3 460 хокук бозу очрагы ачыкланган, 1 799ы - бетерелгән (50%), 1 500 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган. 5 миллион сумга якын штраф салынган.

Министр ведомство хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган масштаблы хокук бозулар мисалларын китерде. Югары Ослан районында зур төзелеш калдыклары чүплеге табылган. Күләм буенча караганда, калдыклар бу территориягә озак вакыт дәвамында  ташланган.

Хәзерге вакытта чүплек бетерелә. Оператив җавап бирү мисаллары да бар. Чирмешән районында 700 кв. метр мәйданлы чүплек бер атна эчендә диярлек юкка чыгарылган.

Исегезгә төшерәбез, икеайлык чорында территорияләргә җирдән дә, һавадан да, судан да патрульлек иткәннәр.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының юл яны полосалары тикшерелде. 30 рейд оештырылган, 71 хокук бозу очрагы ачыкланган.

2 авиаочышүткәрелгән, 203 бозу теркәлгән.

Авиа тикшерү кысаларында чүплекләр генә түгел, табигатьне саклау законнарын бозып формалаштырылган җир кишәрлекләре дә ачыкланды, дип билгеләп үтте Александр Шадриков һәм Башкарма комитет хезмәткәрләренә су объектлары янында җир кишәрлекләрен формалаштыруга рөхсәт бирүчеләргә карталарга һәм реестрларга гына өметләнмәскә, ә рөхсәт документлары бирелгәнче урыннарга үзләре чыгарга киңәш итте. Табигать саклау ведомствосы башлыгы су объектлары янында законсыз формалаштырылган 1200дән артык җир кишәрлеге ачыклануын хәбәр итте һәм бу 2022 елның августында узган Иминлек Советы йөкләмәсе булуын искәртте. Материаллар прокуратурага җибәрелгән.

Шулай ук тимер юллар буйлап Россия тимер юллары белән берлектә комиссия   юл буйларын карауны үткәрделәр. 45 хокук бозу очрагы ачыкланган һәм бары тик 3се генә төзәтелгән. «Хезмәттәшләр! Июнь аенда БРИКС илләре уеннарында катнашучыларны һәм кунакларны каршы алуыбызны исәпкә алуыгызны сорыйм. Кыска вакыт эчендә тимер юл һәм автомобиль юлларына бүлеп бирелгән барлык полосаларны тәртипкә китерергә кирәк», - дип өстәде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International