1 апрельдән «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла торган санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгы һәм башка күзәтчелек органнары тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозуның 551 очрагы ачыкланды, шуларның 268е – калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру өлешендә.
Министрлык, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән берлектә, юл буе полосаларының санитар-экологик торышын тикшереп тору эшен дәвам итә. Татарстанның 8 районына (Азнакай, Балтач, Алексеевск, Тукай, Алабуга, Чирмешән, Биектау һәм Лениногорск районнарына) ике тапкыр барып, 31 хокук бозу очрагы ачыкланды. Шулай ук Горький һәм Куйбышев тимер юлларына бүленгән полосаларны карап чыгу оештырылды. Тихоново-Бөгелмә маршрутында 4 чүплек табылды.
Татарстанны һавадан күзәтү барышында 150 хокук бозу очрагы ачыкланды. Питрәч, Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Зәй, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары һәм Чаллы шәһәре тикшерелде.
Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 1,8 мең кубометр каты көнкүреш калдыгы җыелган, 800 дән артык кеше һәм 125 берәмлек махсус техника эшли. Муниципаль берәмлекләр тарафыннан 16 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, территорияләрне чистартуга 63 меңнән артык кеше һәм 1,5 мең берәмлек техника җәлеп ителгән.
Ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат республика халкыннан да килә. 1 апрельдән иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 213 мөрәҗәгать кергән (калдыклар өлешендә – 116, су объектларын пычратуга карата – 22, һаваны пычратуг буенча – 35, башка сораулар буенча – 40). Ел башыннан барлыгы 1 259 мөрәҗәгать кергән.
Исегезгә төшерәбез, санитар икеайлык Татарстанда республика Рәисе Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Табигатьне саклау законнарын бозу турында Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсенә хәбәр итәргә була: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm