Бүген ТР Хөкүмәте йортында санитар-экологик икеайлыкка һәм «Экояз 2020» конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Брифинг ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында узды.

«3131 хокук бозу очрагы ачыкланды, гомуми суммасы 5,3 млн сумнан артык штраф санкцияләре салынды, 1090 артык беркетмә төзелде», – дип хәбәр итте министр. Ул билгеләп үткәнчә, барлык чаралар да, шул исәптән күзәтчелек чаралары да, махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында үткәрелгән. Чүплекләрне җыештыру эше гражданнарны күпләп җыймыйча гына гамәлгә ашырылган. Барлык планлы тикшерүләр дә бетерелгән, шуңа да карамастан, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау кысаларында 963 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланган. Шуларның 96%ы хәзерге вакытта бетерелгән. Күрсәтелгән чорда иҗтимагый экологик кабул итү системасына барлыгы 1507 мөрәҗәгать алынган.

Александр Шадриков ассызыклаганча, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, республиканың коммуналь хезмәтләре тарафыннан зур эш башкарылган. Шулай итеп, төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосадан 5,5 мең куб. метр каты көнкүреш калдыклары җыелган. Көн саен 500 артык кеше һәм 160 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосадан 2600 куб. метр каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, шул исәптән 44 берәмлек махсус техника һәм көн саен 140 артык кеше эшләгән.

«Горький тимер юлы һәм аның янәшәсендәге производство участоклары тиешле экологик халәткә китерелде. 61 тонна чүп-чар җыелды һәм утильләштерүгә тапшырылды, полигоннарга 180 куб.метр каты көнкүреш калдыклары чыгарылды. Җыелган территориянең мәйданы 2,5 млн кв. метрдан артык тәшкил итте, эшләргә 1800 кеше җәлеп ителде», – дип ассызыклады табигать саклау ведомствосы башлыгы.

Тулаем алганда, территорияләрне чистарту чараларында 156 мең кеше катнашкан, 9 меңнән артык техника җәлеп ителгән, полигоннарга 500 мең куб.метр калдык чыгарылган, 1,2 миллионнан артык агач һәм куак утыртылган.

Экология министры билгеләп үткәнчә, республикада кертелгән махсус режимга карамастан, Министрлык инспекторлары табигать саклау законнарын бозуга юл куймауны дәвам иттергән. Мисал итеп, Александр Шадриков Урта Кабан күленең яр буе полосасында, шулай ук Вертелевка елгасы янында төзелеш калдыкларын урнаштыру фактларын искә төшерде. Еш кына муниципаль җирләрдә чүплекләр ачыклана, дип тә өстәде министр, ел саен аларны бетерүгә район башкарма комитетлары 25 млн.сум тирәсе акча сарыф итә, диде.

Прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен район прокурорлары адресына 20 материал җибәрелгән. Агымдагы елда әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү факты буенча 6 җинаять эше кузгатылган.

Икеайлык кысаларында Министрлык инспекторлары Питрәч авылында чүп-чарны грунт белән күмү, Богородское авылында туфракның уңдырышлы катламын законсыз салдырып алу фактларын ачыклаган. Аларны эшкәрткәннән соң карьерларны рекультивацияләүне контрольдә тоту эше дәвам итә.

«Экояз» республика акциясен үткәрүгә дә зур үзгәрешләр кагылды, барлык чаралар да онлайн форматына үзгәртелде. Ике ай эчендә интерактив мәйданчыкларда – Министрлык сайтында, социаль челтәрләрдә, балалар өчен зеленыйтатарстан.рф белем бирү порталының яңа платформасында – 26 онлайн-конкурс, акцияләр һәм туры эфирлар үткәрелде, аларда 14 меңнән артык бала һәм яшьләр катнашты.

Александр Шадриков онлайн-форматның чараларда катнашучыларның географиясен дә киңәйтергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте: «Министрлык оештырган рәсем конкурсында Чуашстан, Марий Эл, Кырым, Мурманск өлкәсе, Владикавказ шәһәре һәм Санкт-Петербург шәһәре, шулай ук Казакъстан һәм Беларусь Республикасы балалары һәм укучылары катнашты. Бер ай эчендә 1200 эш җибәрелде. Үсеп килүче буынга экологик белем бирүне арттыру өчен зеленыйтатарстан.рф порталында «Online-чирек» проекты эшли башлады. 5 онлайн-конкурста 500дән артык укучы катнашты».

Республиканың ЭКОяз 2020 акциясе йомгаклары буенча абсолют җиңүчеләр:

«Иң яхшы гаилә» номинациясендә – Кузьмичевлар гаиләсе, Алексеевск муниципаль районы (туристлык җыелмасы);

«Иң яхшы предприятие» – Түбән Кама муниципаль районының «Түбән Кама ҖЭҮ-16» территориаль генерацияләү компаниясе» (җиңүче дипломы);

«Иң яхшы балалар бакчасы» – Апас муниципаль районы Табар Черкене балалар бакчасы (балалар бакчасында экологик сукмак оештыру).

«Иң яхшы мәктәп» – Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының 1 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе (участокта экологик сукмак оештыру).

«Иң яхшы муниципаль берәмлек» конкурс төркемендә билгеләнгән җиңүчеләр:

«Үзәге шәһәр статусында булган муниципаль районнар» категориясе

1 урын – Әлмәт районы, кубок, диплом һәм балалар өчен уен мәйданчыгына сертификат белән бүләкләргә.

2 урын – Түбән Кама районы, кубок һәм диплом һәм балалар уен мәйданчыгына сертификат белән бүләкләргә.

3 урын – Зәй районы, кубок, диплом һәм балалар уен мәйданчыгына сертификат белән бүләкләргә.

«Үзәге шәһәр тибындагы поселок, сала булган муниципаль районнар» категориясе

1 урын – Саба районы, кубок, диплом һәм балалар уен мәйданчыгы сатып алу өчен сертификат белән бүләкләргә.

2 урын – Биектау районы, кубок, диплом һәм балалар уен мәйданчыгы сатып алу өчен сертификат белән бүләкләргә.

3 урын – Тукай районы, кубок, диплом һәм балалар уен мәйданчыгы сатып алу өчен сертификат белән бүләкләргә.

 «Шәһәр округлары» категориясе:

1 урын – Казан шәһәре

2 урын – Яр Чаллы шәһәре

Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, дипломнар һәм балалар өчен уен мәйданчыклары алу өчен сертификатлар тапшырылачак.

«Халык контроле» конкурс төркемендә җиңүчеләр:

«Иң актив югары уку йорты» номинациясе

1 урын – Казан милли тикшеренү технология университеты. 

2 урын – Казан (Идел буе) федераль университеты.

3 урын – Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы.

«Иң актив студент» номинациясе:

1 урын – Сәлахетдинов Рөстәм Рамил улы, Казан милли тикшеренү технология университетының Түбән Кама химия-технология институты (филиалы) студенты (20 000 сумлык электроника сатып алу өчен сертификат).

2 урын – Сафина Диана Марат кызы, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студенты (15 000 сумлык электроника алу өчен сертификат).

3 урын – Фәттахова Камилә Марат кызы, Казан (Идел буе) федераль университеты студенты (10 000 сумлык электроника алу өчен сертификат).

«Экояз» кысаларында уздырылган Instagram-конкурсы йомгаклары:

«Эко-гадәт» номинациясе (16 яшькә кадәр) – Даша Сыкрина (@ksykrina),  Яр Чаллы шәһәре, 76нчы гимназия. Бүләк – велосипед.

«Эко-гадәт» номинациясе (16 яшьтән) – Фирая Вахрамеева (@vekhrameevafiraia), Зеленодольск районы. Бүләк – велосипед.

«Чи100 вокруг»  номинациясе – Татьяна Халметова (@tatyana_khalmetova), Алабуга шәһәре. Бүләк – камера.

«Буыннан-буынга» номинациясе – Дилә Шаһабиева (@_luna232), Кызыл Мишә авылы, Саба районы. Бүләк – палатка.

Җиңүчеләргә һәм призерларга призлар алу уңаеннан (843) 267 68 11 телефоны буенча ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International