Татарстанда санитар икеайлык тәмамланып килә: 338 мең кеше территорияләрне җыештыруда катнашты инде

2025 елның 23 мае, җомга

1 апрельдән «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла торган санитар-экологик икеайлык кысаларында мәҗбүри һәм ирекле өмәләрдә 338 меңнән артык кеше катнашты.

Экология министрлыгы һәм башка күзәтчелек органнары тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозуның 3 615 очрагы ачыкланды, шуларның 1 291е – калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру өлешендә.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә юл буе полосаларының санитар-экологик торышына мониторинг дәвам итә. Татарстанның 24 районына алты тапкыр бару оештырылды. Барлыгы 84 хокук бозу очрагы ачыкланды. Шулай ук Горький һәм Куйбышев тимер юлларына бүленгән полосаларны комиссия карап чыкты. Өч тикшерү кысаларында 116 хокук бозу очрагы ачыкланды.

Татарстанны һавадан  авиамониторинглау вакытында 424 хокук бозу очрагы ачыкланды. Питрәч, Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Зәй, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары һәм Чаллы шәһәре тикшерелде.

Муниципаль берәмлекләр тарафыннан 318 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, территорияләрне чистартуга 338 меңнән артык кеше һәм 8,1 мең берәмлек техника җәлеп ителгән. Санитар-экологик икеайлык чорында Татарстан Республикасы территориясендә 339 меңгә якын агач һәм куак утыртылды.

Ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат республика халкыннан да килә. 1 апрельдән иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 1 490 мөрәҗәгать керде (калдыклар өлешендә - 981, су объектларын пычратуга - 144, һаваны пычратуга - 150, файдалы казылмалар чыгаруга карата - 9, башка мөрәҗәгатьләр буенча – 206). Ел башыннан барлыгы 2 459 мөрәҗәгать кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International