Экология министрлыгы инспекторлары санитар икеайлык кысаларында рейдларны дәвам итәләр

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать  ресурслары  министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре белән берлектә Лаеш районында автомобиль юлларының юл яны полосаларының чисталыгын тикшерделәр. Тикшерү барышында рөхсәтсез калдыклар  ташлауның өч урыны ачыкланган. Хәерби  авылында бер һәм Никольский авылында ике чүплек.

Төньяк территориаль идарә инспекторлары Россия тимер юллары белән берлектә Орск станциясеннән Кукмара станциясенә кадәр тимер юл полосалары буйлап рейд үткәрәләр. Инспекторлар өч районны – Арча, Саба һәм Кукмара районнарын тикшерделәр. 3 хокук бозу ачыкланган.

Хокук бозучылар адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрү өчен кисәтү хатлары җибәрелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, санитар-экологик икеайлыкның өч атнасында республика буенча күзәтчелек органнары тарафыннан 3 174 хокук бозу очрагы ачыкланган (шуларның 2 356сы бетерелгән), 846 беркетмә төзелгән, 721 мең сумлык административ штраф салынган. 1 805 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланган, 1 384 (76,7%) юкка чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International