Санитария икеайлыгының беренче аенда өмәләргә 200 меңгә якын кеше кушылды

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла торган санитар-экологик икеайлык кысаларында муниципаль берәмлекләр тарафыннан 97 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылды, территорияләрне чистартуга 188 меңгә якын кеше һәм 4,5 мең берәмлек техника җәлеп ителде. Татарстанда 150 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

Икеайлык кысаларында Экология министрлыгы һәм башка күзәтчелек органнары тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозуның 2216 очрагы ачыкланды, шуларның 985е – рөхсәтсез калдыклар ташлау.

Министрлык, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән берлектә, юл буе полосаларының санитар-экологик торышын тикшереп тору эшен дәвам итә. Инде дүрт тапкыр урынга чыгылды һәм 59 хокук бозу очрагы ачыкланды. Шулай ук Горький һәм Куйбышев тимер юлларына бүленгән полосаларны карап чыгу оештырылды. Казан, Чаллы, Биектау, Зеленодольск, Тукай, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә һәм Ютазы районнары тикшерелде, 111 чүплек табылды.

Татарстанны һавадан күзәтү барышында 424 хокук бозу очрагы ачыкланды. 19 район һәм Чаллы шәһәре тикшерелде.

Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 4,2 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары җыйдылар, 1,5 меңнән артык кеше һәм 170 берәмлек махсус техника җәлеп ителде.

Ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат республика халкыннан да килә. 1 апрельдән иҗтимагый экокабул итү бүлмәсенә 1 027 мөрәҗәгать кергән (калдыклар өлешендә – 669, су объектларын пычратуга карата – 75, һаваны пычратуга – 102 һәм башка мәсьәләләр буенча – 181). Ел башыннан 1 902 мөрәҗәгать кергән.

Исегезгә төшерәбез, санитар икеайлык Татарстанда республика Рәисе Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча һәм «Экологик иминлек» иминлек проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Табигатьне саклау законнарын бозу турында Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсенә хәбәр итәргә була: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International