Экологик мониторинг кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районы Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында урнашкан элеккеге кирпеч заводы территориясендә рөхсәтсез рәвештә кар урнаштыру фактына тап булганнар.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Александр Шадриков торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык һәм традицион «ЭКОВЕСНА2021» республика акциясенең башлануы турында сөйләде.
Бүген Буа шәһәрендә һәм Теләче авылында узган зона киңәшмәсендә санитар-экологик икеайлык кысаларындагы эш турында сөйләштеләр.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кайбыч районы территориясен тикшергән. Колаңгы тимер юл станциясе поселогында уздырылган тикшерү барышында рөхсәтсез калдык ташлау факты ачыкланган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров шәһәрдәге иң борынгы табигать һәйкәле булган «Рус-алман Швейцариясе» территориясен тикшерде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары агач калдыклары һәм биналарны сүтүдән калган калдыкларны туфракка ташлау очрагына тап булган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре санитар-экологик икеайлык кысаларында үсемлекләр, агач, шулай ук тораклардан чыккан сортларга аерылмаган чүп-чар өемен ачыклаган.
Зәй районының Әхмәт авылы читендә рөхсәтсез чүплек булуы турындагы хәбәр «Халык контроле» системасы буенча гражданнардан җиткерелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшергән.
Промышленная урамы буенча тимер эшкәртүдән калган калдыкларны туфракка ташлыйлар, игътибар итегез әле! Яр Чаллы шәһәре гражданнары ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә әнә шундый хәбәр белән мөрәҗәгать иткән.
Сүтә башлаганнар да эшне ахырына кадәр җиткереп бетермәгәннәр. ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары квадрокоптер ярдәмендә Сарман районының Җәлил бистәсендәге торак пункты чигендә чүпләнгән җир кишәрлеге булуын ачыклаган.