Җинаятьчене кулыннан тотканнар. Түбән Мактама ш.т.п. элеккеге кирпеч заводы территориясенә пычрак кар бушатканнар

2021 елның 2 апреле, җомга

Экологик мониторинг кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районы Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында урнашкан элеккеге кирпеч заводы территориясендә рөхсәтсез рәвештә кар урнаштыру фактына тап булганнар. Территорияне тикшерү барышында экологлар пычрак кар төягән 2 КАМАЗ машинасын теркәгән. Транспорт йөртүчеләр әйтүенчә, әлеге урынга 4 йөк машинасы кар бушатылган, аларның гомуми күләме – 30 куб.м артык, мәйданы – 100 кв.м артык. Автотранспорт хуҗаларын билгеләү өчен, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенә һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә рәсми мөрәҗәгатьләр юлланган. Административ тикшерү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International