Әлмәт районында нефть продуктлары агызылган

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Узган ял көннәрендә Әлмәт районында «Орленок» балаларны савыктыру лагере янында аварияле рәвештә нефть продуктларын агызу очрагы теркәлгән. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Россия ГТХМ ТР идарәсе, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ һәм Росприроднадзорның ТР идарәсе вәкилләре белән берлектә, әлеге урынга чыккан. Территорияне карап чыгу барышында ачыкланганча, авария торбаүткәргечтәге басымның артык күп булуы аркасында килеп чыккан. Нәтиҗәдә, нефть продуктлары коега агып төшкән, бу исә аның тулып ташуына һәм нефть калдыкларының туфракка эләгүенә сәбәпче булган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 640 кв. метр тәшкил итә. Моннан тыш, нефть продуктларының Урсалы елгасына агып төшүе дә билгеләнгән. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәнең контрольлек буенча махсус аналитик инспекциясе белгечләре туфрактан һәм судан пробалар алган, анализ нәтиҗәләре бер атнадан соң билгеле булачак. Эш материаллары, чаралар күрү өчен, Росприроднадзорның ТР идарәсенә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International