«Online чирек» кысаларында өченче экологик сишәмбе килеп җитте, ул «Эко-эшләнмә» дигән яңа конкурсны башлап җибәрде. Әлеге бәйге Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана, шуңа күрә эшләнмә тематикалы булырга тиеш.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татармультфильм» белән берлектә, «Online чирек» проекты кысаларында икенче, бер атналык «Эко-талант» конкурсының башлануы турында игълан итә.
Өйдә кал һәм вакытыңны файдалы итеп үткәр. Ничек итепме? Экологлар инде уйлап тапкан. Санитар-экологик икеайлык кысаларында без зеленыйтатарстан.рф порталында «Online чирек» дигән яңа, экологик агарту проектын башлап җибәрәбез.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Бөтендөнья су ресурслары көненә (ел саен 22 мартта үткәрелә) багышланган “Түгәрәк өстәл” узды. Чараны, табигатьне саклау ведомствосы ярдәмендә, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел су бассейны идарәсе су ресурслары бүлеге оештырды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре, укучыларга туфракның составы турында белем эстәү максатыннан чыгып, Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә экология дәресе уздырган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казан шәһәре Киров районының катнаш төрдәге 128нче балалар бакчасында экология дәресе уздырган. Чара Кыргый табигать көненә (ел саен март аенда билгеләп үтелә) багышлап үткәрелгән.
2020 елның 13 апреленнән 15 майга кадәр бөтен республикабыздан җыелган экоактивистлар командалары квест рәвешендәге онлайн-уенда катнашачак.
Арча 7нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары үзләренең яшьтәшләренә нинди экологик белемнәргә ия булуларын күрсәткән. Популяр мультфильмнар карау, шигырьләр сөйләү, плакатлар бәйгеләре, викторина, музыкаль чыгышлар чын мәгънәсендә экологик бәйрәмгә әйләнгән.
Экспериментлар, иҗади чыгышлар һәм экопроектлар. Тукай районы “Тополек” балалар бакчасында “Яшь экологлар – табигатьне саклаучылар” семинары әнә шундый рәвештә үткәрелгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районы Урман Кәләе урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Су сыйфаты көне” дигән чара үткәргән.