Ык буе идарәсе инспекторлары 2019/2020 уку елында соңгы экодәрес уздырган

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Тиздән барлык белем бирү учреждениеләрендә укучылар җәйге каникулга китәчәк. Урамга чыкканда, елга буенда яки урманда булган вакытта табигатькә карата сакчыл караш булуы мөһим.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәре гимназиясендә 2 нче сыйныф укучылары өчен бу уку елында соңгы экологик дәрес үткәргән. Дәрес дистанцион рәвештә, видеоконференция режимында узган. Укытучы белән бергә балалар төче су төшенчәсен өйрәнгән, үсемлекләр дөньясы, шулай ук анда яшәүчеләр турында мәгълүмат алган. 

Инспектор Эльза Вәлиева су объектларында махсус режим билгеләнүе турында аңлатып узган. Чикләүләр транспорт чаралары хәрәкәтенә һәм тукталышына, авыл хуҗалыгы хайваннарын көтүгә, агынты сулар агызуга һәм башка төрләргә кагыла, Россиядә Су мөнәсәбәтләрен җайга сала торган төп документ Су кодексы дип атала, дип аңлаткан эколог.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International