Экологик белем көнендә Экология министрлыгы белгечләре онлайн экодәресләр үткәрде

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Экологик белем көнен билгеләп үтүнең иң яхшы ысулы – аны үсеп килүче буын белән бергә үткәрү, дип саный ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре. Бүген алар «онлайн» форматында Азнакай гимназиясе укучылары белән очрашты.

Экодәрес кысаларында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары 5 нче сыйныф укучылары белән калдыкларның куркыныч төрләрен һәм классларын карады, алтынчы сыйныф укучылары белән Чатыртау тавында үсә торган беренче чәчәкләр һәм аларның аерым үзенчәлекләре турында сөйләште.

Экологлар укучыларга үзләре катнаша ала торган чаралар, аерым алганда, Министрлык тарафыннан «Дюраселл Раша» белән берлектә уздырыла торган батарейка җыю акциясе турында искә төшерде. Исегезгә төшерәбез, санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан, акциянең 2 нче этабы 2020 елның көзенә күчерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International