MEDIA BILER FORUM чарасында катнашучылар экопродюслаштыру нигезләрен өйрәнгән

2020 елның 24 июле, җомга

Республиканың төрле почмакларыннан килгән 50дән артык бала экологик продюсерлаштыру нигезләре белән танышкан. Укулар «Яшел буын» проектыннан воркшоп кысаларында MEDIA BILER FORUMда узган. Чарада катнашучылар туган көн, хәйрия акциясе, белем бирү форумы кебек чараларны экологияләүнең үз вариантларын эшләгән – алар барысы да яшьләрнең массакүләм чараларын экологияләштерү буенча эшләнелә торган тәкъдимнәр нигезенә салыначак.

«Яшел буын» экопроектының Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Практик» Идел буе мәгариф инновацияләре үзәге планнарында – яшьләрнең массакүләм чараларын оештыручыларны укыту һәм массакүләм җыештыру эшләрен оештыру.

Проектның максаты – яшьләр сәясәтенең дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый яшьләр оешмалары эшчәнлеге аша яшьләр арасында экологик культура формалаштыруга ярдәм итү, массакүләм чаралар үткәрүнең экологик стандартларын эшләү һәм гамәлгә кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International