21-24 нче май көннәрендә Россия һәм БДБ илләреннән теләге булган һәркем ел саен үткәрелә торган ECOCUP Green Talks экологик документаль кино фестивалендә катнаша ала. Быел фильмнар карау һәм фикер алышу онлайн тәртиптә узачак http://www.ecocup.ru.
Татарстанда, фестивальнең беренче көне кысаларында, массакүләм чаралар үткәрүнең экологик стандартлары турында фикер алышачаклар. Теркәлү узып, теләге булганнарга дискуссияне күзәтеп бару һәм шәрехләрдә сораулар бирү мөмкинлеге булачак: https://ano-dpo-povolzhskiy-tsent.timepad.ru/event/1317263/.
Трансляцияләү 21 нче майда 12.00 сәгатьтә башлана.
Спикерлар сыйфатында чыгыш ясаучылар:
* Гәзыймова Диана, «Vegan Day» веган кафесы хуҗасы, «Сәләт» яшьләр форумының экологик мәйданчыгы координаторы;
* Галиева Диләрә, Казан шәһәренең Шәһәр балалар экология-биология үзәге директоры;
* Ивченко Карина, «Мусора.Больше.Нет» хәрәкәте президенты;
* Камалова Кира, экоблогер, эко-спикер, журналист, волонтер һәм консультант;
* Красноперова Гүзәл, «Мусора.Больше.Нет» хәрәкәтенең Яр Чаллы шәһәрендәге бүлекчәсе җитәкчесе, «Экоактивлар» хәрәкәте җитәкчесе;
* Малова Елена, «Практик» Идел буе мәгариф инновацияләре үзәге» ӨҺБ АКОның укыту эшләре буенча генераль директор урынбасары, химия фәннәре кандидаты;
* Сперанская Лиза, Түбән Кама шәһәрендә «Чиста булачак» экологик отряды җитәкчесе, «Доброволец России» конкурсының эковолонтер номинациясендә җиңүче;
* Штин Александр, Киров өлкәсе Россия экологик җәмгыятенең бүлек җитәкчесе.
899991557415 телефоны буенча «Зеленое поколение» проекты җитәкчесе Дмитрий Спиридонов, оештыручылар белән элемтәгә керергә яки фильмнар һәм дискуссияләр турында өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.