Республиканың төньяк өлешендәге белем бирү учреждениеләрендә хәзерге вакытта «Кошлар өчен ашханәләр» оештыру буенча берничә экология чарасы уза. Дәрес кысаларында укытучылар һәм тәрбиячеләр кышлаучы кошлар тормышына бәйле үзенчәлекләр һәм кошларга язга кадәр яшәргә ярдәм итәчәк махсус меню турында сөйли.
Бүген «Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасы» мунициапль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр янына ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре кунакка килде.
Чистай шәһәре 1 нче номерлы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең кечкенәләр төркемендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре «Безнең белән бергә бүл!» дигән темага экология дәресе үткәрде.
Бүген Питрәч районы «Каенкай» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә «Белем бирү процессына интерактив дидактик пәрдә кертү аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экология юнәлешендә белем бирү» дип аталган Республика семинары булып узды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Баулы муниципаль районының «5 нче номерлы урта гомуми белем бирү әктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесе укучыларына безнең төбәктә яшәүче кошлар турында сөйләде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре 51 нче номерлы мәктәпнең 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары өчен боз континенты буенча дәрес-сәяхәт үткәрде.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре Киров районының катнаш төрдәге 9 нчы номерлы балалар бакчасында әйләнә-тирәлек турында интерактив дәрес үткәрде. Идарә белгече Нәргизә Галимова лекция укыды һәм Татарстан урманнары өчен хас булган флора һәм фауна турында сөйләде.
Казан шәһәренең 48 нче балалар бакчасында чүпне аерып җыю темасына дәрес үткәрелде. Балаларга чүпне эшкәртү һәм аерым җыю турында сөйләделәр, пластмассаның нинди булуын һәм пластикның нинди төрләре барлыгын күрсәттеләр.
Арчаның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Югары Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тыюлыкларга онлайн-экскурсиягә барды. Ә аларга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре ярдәм итте. Алар онлайн-экскурсия форматында балаларны Россия тыюлыкларының барлыкка килү тарихы, үсеш тарихы белән таныштырды һәм аерым саклана торган табигать территорияләре турында сөйләде.
Заманча технологияләр ни рәвешле экология белән бәйле һәм алар әйләнә-тирә мохиткә ничек йогынты ясый? Бу һәм башка сорауларга Минзәлә шәһәренең «2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 5 нче сыйныф укучылары җавап бирде.