Азнакай шәһәре укучылары Татарстан урманнары буйлап виртуаль экологик сәяхәттә булды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе экологлары махсус «Азнакай шәһәре гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары өчен флора һәм фауна дөньясы турында презентация әзерләгән иде. Юлда яшь сәяхәтчеләр әйләнә-тирә мохитне өйрәнде, туган ягыбызда нинди үсемлекләр үскәнлеген һәм хайваннар яшәгәнлеген белде. Экскурсия барышында алар киртәләр һәм сынауларга да очрады. Кыенлыкларны җиңәргә зиһен һәм зирәклек ярдәм итте. Уен формасында балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде һәм табигый байлыкларны саклауга нинди өлеш кертә алуларын белде.  Мондый чаралар балаларга  экологик күзаллауларын киңәйтергә һәм табигатькә сакчыл караш формалаштырырга ярдәм итә, дип билгеләп үтә Ык буе территориаль идарәсе белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International