Экологлар Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу үткәрде

2022 елның 18 марты, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары һөнәрнең үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде. Һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу «Г.М. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә узды Студентларны территориаль идарәләр алдында торган төп бурычлар белән таныштырдылар. Моңа күзәтчелек, әйләнә-тирә мохит мониторингы, гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләү һәм экологик белем бирү эшчәнлеге керә. Очрашу барышында экологлар атмосфера һавасын, су һәм җир ресурсларын саклау, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге эшләр турында сөйләде. Моннан тыш, укучыларга элемтә каналлары турында да әйтеп үттеләр, алар ярдәмендә табигатьне саклау законнарын бозу фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин. Очрашу барышында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, шул исәптән эшкә урнашу шартлары турында да белеште. Очрашу истәлеге итеп балаларга экология темасына караган китаплар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International