ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе белгечләре «136 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укучыларына «Эколог күзлегеннән дөнья» дип аталган экология дәресе үткәрде.


7
март, 2022 ел
дүшәмбе

«Ханжин П.С. исемендәге беренче номерлы Тәтеш гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә укучылар өчен «Җир – безнең уртак йортыбыз» дип аталган экология дәресе үткәрелде.


5
март, 2022 ел
шимбә

Яшь экологларга эшне ничек дөрес итеп оештырырга? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан милли тикшеренү технология университетының 1-4 курс студентларына шул хакта сөйләде.


4
март, 2022 ел
җомга

Татарстан укытучыларына «Беззнең белән бергә аер!» дип аталган экология дәресләре сериясен үткәрү өчен методик әсбапларның тулы комплектын алу мөмкинлеге бар. Дәресләр калдыкларны аерып җыю һәм эшкәртүгә багышланган.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 30 еллыгына багышланган экология рәсемнәре бәйгесе башланды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Бер агачны саклап калу өчен күпме макулатура тапшырырга кирәк һәм ташланган батарейкалар әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян китерә? Казан шәһәренең 181 нче номерлы балалар бакчасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре бу һәм башка сорауларга җавап бирде.


25
февраль, 2022 ел
җомга

Балтач районының экологик белем бирү үзәкләрендә үткәрелгән дәресләрдә 150 бала үзләренең белемнәрен арттырды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре «Урманнарны саклагыз!» дигән темага дәресләр уздырды.


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

«115 нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр гадәти булмаган киемнәрдән дефиле әзерләде. Кечкенә модельләр полиэтилен пакетлар, кәгазь, чүп өчен төрле төстәге капчыклар, иске дисклар һәм тартмалар кебек ташландык материаллардан ясалган киемнәр тәкъдим итте.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университеты студентларына экология лабораториясе эшен күрү һәм химик тикшеренүләр үткәрүдә катнашу мөмкинлеше бирелде. Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк бүлеге хезмәткәрләре булачак белгечләргә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе буенча экскурсия үткәрде.

Саба районының үзәк китапханәсендә укучылар өчен махсус экология викторинасы оештырдылар.  Уенның максаты – балаларның күзаллауларын киңәйтү, әйләнә-тирә дөнья буенча белемнәрен тулыландыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International