«Сыерчык оясы – кошларның йорты». Министрлыкның территориаль идарә хезмәткәрләре балалар белән бергә кошларның кайтуын акцияләр ярдәмендә билгеләп үтте

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Төньяк территориаль идарә хезмәткәрләре Балтач районы «Б.С. Рәхимов исемендәге Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныф укучыларына кошларга яшәргә уңайлы булсын өчен, сыерчык оясын ничек итеп ясарга кирәклеге турында сөйләде.
Экологлар кош оясын ясаганда нинди материаллар кулланырга һәм аның үлчәмнәре нинди булырга тиешлеге турында да әйтеп үтте.

Ә Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре, «П.С. Ханжина исемендәге 1 номерлы Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» мунципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең беренче сыйныф укучылары белән берлектә сыерчыкларны каршы алды. Балалар әлеге кошларның гадәтләре турында мәгълүмат туплады һәм ата-аналар белән бергә сыерчык оялары элде.

Ә Чаллыда кошлар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары, балалар экология-биология үзәге һәм «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре белән берлектә, «Сыерчыклар, рәхим итегез!» дип аталган акция үткәрде. Чара «Эковесна-2022» республика бәйгесе кысаларында узды.

Матур бизәлеш һәм күңелле флэшмоб барлык активистларның һәм шәһәр халкының игътибарын җәлеп итте. Акция кысаларында сыерчык оялары бәйгесе дә узды. Иң яхшы эш хуҗаларына дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International