Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Казан дәүләт энергетика университеты Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең «Инженерлык экологиясе һәм хезмәт куркынычсызлыгы» кафедрасын тәмамлаучыларга экскурсия үткәрелде. Балаларга атмосфера һавасына автомат контроль ясау станциясен күрсәттеләр. Экология мониторингы бүлеге башлыгы Артур Шакирҗанов студентларга атмосфера һавасына автомат контроль ясау станциясенең ничек эшләвен аңлатты, аның эш принципларын күрсәтте, монда нинди анализлар алулары һәм хәзерге вакытта экологлар өчен һавадагы зарарлы матдәләр концентрациясенең рөхсәт ителгән нормадан арту фактларын тикшерү өчен нинди мөмкинлекләр барлыгы турында сөйләде. Үзәк территориаль идарә җитәкчесе Радик Нәҗметдинов һәм шул ук идарәнең 3 разрядлы өлкән белгече Нәргизә Галимова студентларның «Кем дәүләт хезмәткәре була ала?», «Әйләнә-тирә мохитне саклау инспекторының вазифалары нинди?», «Табигатьне саклау законнарын бозучыларны нинди җәза көтә?» һ.б. кебек сорауларына җавап бирде. Экскурсия берничә сәгать дәвам итте, ә ахырдан истәлеккә фотога төштеләр. Студентлар биррегә Министрлык белгечләре буларак әйләнеп кайтырга сүз бирде.