1-6 сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья һәм экология буенча олимпиадада катнаша ала. Чараны «Учи.ру» белем бирү онлайн-платформасы һәм «Национальные приоритеты» автоном коммерциясез оешмасы оештыра.
Онлайн-олимпиаданың максаты – экология юнәлешендә фикер йөртүне үстерү, экологик аң дәрәҗәсен күтәрү һәм экологик тәртипкә укучыларны гына түгел, аларның ата-аналарын һәм укытучыларын да җәлеп итү. Олимпиаданың төп темалары: урман янгыннарын кисәтү һәм Кызыл Китапка кертелгән хайваннарны саклау.
Биремнәрне үтәгәндә, укучылар әйләнә-тирә дөнья һәм экология турындагы кызыклы фактлар белән таныша алачак. Кайбер бурычлар тормыштагы хәлләрне дә күз уңында тота.
Мәсәлән, «Мәсьәләне хәл ит» дигән биремдә бала үзен мэр ролендә сынап караячак һәм җирле халыкның экология мәсьәләләрен хәл итәчәк. Оештыручылар фикеренчә, бу мәктәп укучыларының экология белән кызыксынуларын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, әлеге темага караган сораулар укучыга яраклаштырылып һәм аңлаешлырак итеп бирәчәк. Экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасының биремнәре «Учи.ру» сайтында 5 апрельдә ачыла. Катнашу өчен компьютер яки планшет кирәк була, алар Интернетка тоташтырылган булырга тиеш.
Онлайн-олимпиаданы үткәрү вакытында «Эшлә!» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының эколог-волонтерлары экология дәресләре үткәрәчәк һәм актуаль экология мәсьәләләре турында сөйләячәк.