Кошлар өчен оя. Мәктәп укучылары экологлар белән берлектә Халыкара кошлар көнен билгеләп үтте

2022 елның 1 апреле, җомга

Ел саен 1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу дата очраклы рәвештә генә сайлап алынмаган. Нәкъ менә шушы көннәрдә канатлы дусларыбыз көньяктан безнең якларга әйләнеп кайта. Махсус шушы көн уңаеннан, Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары «Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укучылары белән берлектә «Кошларга оя» дип исемләнгән бәйге уздырды. Балалар әти-әниләре белән берлектә сыерчык оялары ясады һәм элде. Экологлар безнең якларга нинди кошлар килүе турында да сөйләде, чөнки бәйрәмнең төп максаты – кошларның төрлелеген һәм санын саклап калу. Ә материалны ныгыту максатыннан, укучыларга экология буенча КВН үткәрелде.  Алар табышмаклар, кроссвордларның җавапларын тапты, экология мәсьәләләрен чиште һәм кошлар рәсеме төшерелгән пазллар җыйды. «Сыерчык оялары һәм җимлекләр ясау буенча әлеге бәйгеләр гади генә булып тоела. Әмма алар балаларны табигатьне яратырга һәм кайгыртырга өйрәтә», - дип билгеләп үтә белгечләр. Чара ахырында укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International