ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Нурлатның «Киләчәк» Балалар иҗат үзәгендәге балалар өчен «Хәзерге заманның экология мәсьәләләре» дигән темага экология дәресе үткәрде.


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

1-6 сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья һәм экология буенча олимпиадада катнаша ала.  Чараны «Учи.ру» белем бирү онлайн-платформасы һәм «Национальные приоритеты» автоном коммерциясез оешмасы оештыра.


1
апрель, 2022 ел
җомга

Ел саен 1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу дата очраклы рәвештә генә сайлап алынмаган. Нәкъ менә шушы көннәрдә канатлы дусларыбыз көньяктан безнең якларга әйләнеп кайта.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Казан дәүләт энергетика университеты Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең «Инженерлык экологиясе һәм хезмәт куркынычсызлыгы» кафедрасын тәмамлаучыларга экскурсия үткәрелде. 


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе белгечләре «Күлле-ким төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучыларына табигать һәм экологияне саклау турында сөйләде.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе экологлары махсус «Азнакай шәһәре гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары өчен флора һәм фауна дөньясы турында презентация әзерләгән иде.


18
март, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары һөнәрнең үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде.


11
март, 2022 ел
җомга

«Кайнау ноктасы – Казан» эшчәнлеге киңлегендә, ИТ-паркта Татарстан Республикасының югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары арасында «Яшел өчпочмак» республика экология кейс-чемпионаты булып узды. Кейс-чемпионатның турыдан-туры катнашу этабында, читтән торып сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, Казан һәм Чаллы шәһәре мәгариф учреждениеләреннән 9 команда катнашты.

28 февральдән 5 мартка кадәр «Чиста булачак!» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган «Экология университеты» республика онлайн-интенсивы узды. Укуларны оештыруда Татарстан Республикасының экология берләшмәләре кураторлары һәм координаторлары катнашты. 


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Министрлыкның Идел Аръягы территориаль идарәсе экологлары электр энергиясен һәм суны экономияләү серләрен өйрәтте. Танып-белү дәресе Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә урнашкан лицей-интернатта узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International