Конференцияне ачу тантанасында катнашучыларны Табигатьтән файдалану өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Балтач районының «Мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов һәм Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов сәламләде. Катнашучылар унике секция буенча фәнни докладлар белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасының Балтач, Арча, Зеленодольск районнарындагы мәктәп укучыларыннан барлыгы 82 гариза кабул ителгән булган. Башка төбәкләрдән, әйтик, Киров өлкәсеннән килгән эшләр дә бар иде.
«Урман эше», «Инглиз филологиясендә экология», «Экология һәм биология» секцияләре эшендә Төньяк территориаль идарә экологлары катнашты. Җиңүчеләрне билгеләгәндә проектның үзенчәлекле булуы, аның гамәли әһәмияте, авторның үз фикерләрен ышанычлы һәм ачыктан-ачык белдерә белүе төп критерийлар буларак каралды. Конференция нәтиҗәләре буенча һәр секциядә җиңүчеләр билгеләнде, алар дипломнар белән бүләкләнде.