Кошларны кайгыртып. Питрәч районы һәм Казан шәһәре балалары канатлы дусларын яңа сыерчык оялары белән каршы алды

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Казанның 91 нче номерлы һәм Питрәчнең 2 нче номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләре белән бергә,  кошлар өчен 20 дән артык оя ясады. Шулай ук балалар язның беренче хәбәрчеләренә дә яңа урынга урнашырга ярдәм итте. «Кошлар өчен булачак оялар төрлечә килеп чыкты, әмма аларның барысын да бер нәрсә берләштерә – алар канатлы дусларга карата кайгыртучанлык һәм мәхәббәт белән башкарылган. Бу файдалы эш аларның күңелләренә хуш килде, мондый эш аларга зур шатлык китерде», - дип билгеләп үтте Үзәк территориаль идарә белгече Нәргизә Галимова. Чара кысаларында экологлар «кошлар ашханәсен» әзерләү серләре белән уртаклашты һәм кошларны ничек ашатырга кирәклеге турында сөйләде. Кунаклар өчен балалар күчмә кошлар турында кечкенә генә тамаша да әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International