Азнакай гимназиясендә экология үзәкләре белән тәҗрибә уртаклашу буенча беренче семинар булып узды. Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту бүлеге җитәкчесе Ольга Артемьева, Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов һәм Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов катнашты.
«Бүген экология белем бирүдә популяр юнәлешкә әверелә бара һәм безгә экологик яктан белемле буын тәрбияләү бик мөһим. Бу максаттан чыгып, белем бирү оешмалары базасында экология үзәкләре булдырыла», - дип билгеләп үтте Ольга Артемьева. Ул искәрткәнчә, мондый үзәкләр 2018 елдан бирле эшли һәм бүгенге көндә алар 103 мәктәптә булдырылган.
Семинарда катнашучылар үз учреждениеләрендә экология-агарту чараларын үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм мондый чараларның даими рәвештә уздырылачагына ышаныч белдерде.
Шулай ук семинар кысаларында катнашучылар Актүбә бистәсенең 2 нче номерлы урта мәктәбендәге микроклональ лабораториядә булды, ул агрофирмаларда һәм шәхси хуҗалыкларда куллану өчен сәламәт, югары сыйфатлы үсемлекләр, бүлбеләр һәм суган алырга мөмкинлек бирә.