ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе вәкилләре белән бергә 200 активист 110 капчык чүп җыйган, болар исәбенә 27 капчык пластик һәм 23 капчык пыяла да керә. Җыелган һәр капчык өчен баллар исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, бу шимбәдә 1000нән артык казанлы «Крылья Советов» паркында «Чиста уеннар» квесты форматында узган Үзәк өмәдә катнашты. Әлеге уен калдыкларны фракцияләр буенча аерырга өйрәтә. Ә 23 апрельдә «Чиста уеннар» проекты Язгы Чисталык Кубогы-2022 башлап җибәрә. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк һәм Кубок кысаларында катнашучылар чүп җыю һәм аны сортларга аеру буенча гына түгел, ә артефактларны эзләү буенча дә көч сынашачак. Проектта 75 шәһәр катнаша. Теләге булган һәркем катнашу өчен гариза бирә ала. Моны «Чиста уеннар» проекты сайтында эшләргә мөмкин.
Түбән Камада Язгы Чисталык Кубогы ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Түбән Кама районы Башкарма комитеты һәм башка оешмалар ярдәмендә уза.