Чаллының Экология үзәгендә гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары һәм педагоглары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары белән берлектә, «Мәктәп яшендәге балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү: проблемалар, инновацияләр, перспективалар» дигән темага семинар үткәрде.
Чарада спикерлар тәҗрибә уртаклашты һәм экология мәсьәләләрен хәл итүдә заманча алымнар тәкъдим итте. Шулай ук катнашучыларга мастер-классларда катнашу һәм проект-тикшеренү эшчәнлеге буенча кейс формалаштыру мөмкинлеге дә тудырылды.
Оештыручылар «Түбән Кама» паркы территориясенә экскурсия дә әзерләгән иде, анда һәркем чүлмәк ясау һөнәрчелеге эшен күрә алды.