Чаллы «Чиста уеннар»ны үзенчәлекле итеп, ягъни плоггинг форматында уздырырга уйлаган. Катнашучылар ачык һавада йөгерү белән бергә чүп җыйган, пластикның күп булуы ачыкланган.
Экология узышында 100дән артык кеше катнашкан, алар 26 командага бүленеп көч сынашкан. Чарада «Эко Рассвет» һәм «МусораБольшеНет» иҗтимагый оешмалары, «Будет чисто» экология хәрәкәте активистлары, югары уку йортлары һәм көллият студентлары һәм шәһәр халкы катнашкан.
Уеннарда катнашучылар бер тоннага якын чүп җыйган һәм аларны төрле категорияләр буенча сортларга аерган. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын – Автозавод территориаль иҗтимагый үзидарә командасы;
2 урын - Чиста күк,
3 урын - Чаллы дәүләт педагогика университетының эколог-студентлары.