Бүген – Халыкара Җир көне. Бу уңайдан, Министрлык хезмәткәрләре махсус экология дәресләре үткәрде

2022 елның 22 апреле, җомга

Министрлыкның барлык территориаль идарә инспекторлары балаларга «Безнең уртак йортыбыз көне» дип аталган, әлеге датага багышланган дәресләр уздыру өчен мәктәпләргә килде. Чараларда хәзерге вакытта нинди экология проблемалары бар һәм аларны хәл итү өчен нәрсә эшләргә кирәк кирәк – шул турыда мәгълүмат бирделәр. Ул танып-белү дәресләре формасында алып барылды. Шулай ук балаларны Министрлык үткәрә торган табигатьне саклау чаралары һәм акцияләр белән таныштырдылар, шул исәптән, «Эковесна 2022» турында да сөйләделәр. Моннан тыш, әлеге бәйрәм кысаларында, яшь экологлар сафына кабул итү чарасы да узды. Балалар, үз чиратында, кунаклар өчен тематик күренешләр әзерләгән иде, алар табигать турында шигырьләр сөйләде һәм җырлар җырлады.

Чара ахырында территориаль идарә белгечләре балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International