Космос экологиясен өйрәнү өчен сәяхәткә очтык

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Бүген Буа шәһәре «Лицей-интернат»ының беренче сыйныф укучылары Идел Аръягы территориаль идарәсе экологлары белән бергә космонавтика һәм космик сәяхәтләр дөньясына чумдылар. Балаларга космос калдыкларының каян килеп чыгуын һәм аның нәрсә белән куркыныч булуын аңлаттылар, ә балалар Космонавтика көненә багышлап шигырьләр сөйләде һәм кешенең беренче очышы хакындагы мәгълүмат белән бүлеште. Тик космос ерак булса да, туган шәһәр якында гына. Экологлар санитария-экология икеайлыгы турында искә төшерде һәм укучыларны, аларның ата-аналарын «Эковесна 2022» бәйгесенә кушылырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International