ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары Буа районының “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә җимлекне үз куллары белән кул астындагы материаллардан ничек ясарга һәм алар нинди булырга тиешлеге турында сөйләделәр. Белгечләр җимлекләрне ничек дөрес эшләргә кирәклеген күрсәттеләр һәм каурыйлы дусларны ашату буенча киңәшләрен бирделәр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Чистай шәһәренең 2нче лицее укучыларына табигатьне һәм экологияне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар инспекторларны аеруча кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Уен күнегүләре һәм биремнәр ярдәмендә балалар экологик эзләрне ничек киметергә һәм калдыкларны сортларга аерырга өйрәнделәр.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре 5 нче гимназиядә булдылар. Анда 4 нче сыйныф укучылары белән экологиянең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча районының Сикертән һәм Курса-Почмак балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен «Кошларга кышлавы авыр – кошларга ярдәм итәчәкбез» дигән темага экологик дәрес үткәрделәр. Дәрес «Кышлаучы кошлар көне» Бөтенроссия экологик бәйрәменә багышланган иде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа шәһәренең 5 нче гимназиясендә укучы баллар өчен су ресурслары турында интерактив экологик дәрес үткәргәннәр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары экология дәресләрен башлап җибәрделәр.
Мондый салкыннарда җимлекләргә күбрәк канатлы дуслар килә, шуңа күрә Арча районында «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясе узган. Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Бужа балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бергә «Җимлек эзләп» дигән экологик квест-уенда катнашканнар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлатның «Буратино» балалар бакчасы нәниләре өчен экология дәресе үткәрде.
Бөгелмә экология-биология үзәге базасында С.Ф.Морозов исемендәге кече мәктәп укучыларының проект һәм тикшеренү эшләре XV Республика фәнни-гамәли конференциясенең төбәк этабы узды.
Теләченең 1 нче балалар бакчасында иң яхшы авыл һәм район балалар бакчаларында җиңүчеләрне «Сәнгать аша - яшел планетага» мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының балалары арасында сәхнә иҗатының II республика экология конкурсы йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды.