Экологиянең иң яхшы картинасы – чиста табигать. Экологлар Арча балалар сәнгать мәктәбе өчен дәрес үткәрде

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен «Сәнгатьтә табигать» дигән экологик дәрес үткәрделәр.

Экологлар яшь рәссамнарга безнең тирәдәге гаҗәеп дөнья һәм аның яклауга ни дәрәҗәдә мохтаҗ булуы турында сөйләделәр. Нәкъ менә рәссамнар чын, тере матурлыкны күрергә булышалар, ә табигать белән сәнгать үзара тыгыз бәйләнгән.

Шулай ук дәрес барышында инспекторлар «Мин һәм Кызыл китап» республика конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр, конкурсны безнең хезмәттәшләр –Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.

Очрашуны тәмамлап, балаларга әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт һәм кайгырту турында тагын бер кат искә төшерделәр. Тирә-юньдәге тәртип һәрвакыт үзеңнән башлана бит. Планетабызның чисталыгын саклап кала алырлык гади экологик гадәтләрне үстерү генә дә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International