Министрлык хезмәткәрләре ачык һавада экологик әңгәмә уздырган

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Чистай районының 2 нче лицее укучылары өчен кышлаучы кошлар турында экология дәресе уздырганнар.

Лицейчыларның каурыйлы дусларны алар тереклек иткән тирәлектә күрү  һәм карабүрекләргә соклану мөмкинлеге булган. «Мондый дәресләр балаларга туган ягыбыздагы кошлар турында белемнәрен киңәйтергә һәм алар өчен иң авыр вакытта канатлы дусларны ничек карарга кирәклеген аңларга ярдәм итә», – дип билгеләделәр Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре. Балалар буш кул белән килмәгән, экологлар белән бергә җимлекләр элгәннәр һәм кошларны ашатканнар.

 Ә менә Буа шәһәренең мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре агачлар турында экологик әңгәмә уздырган. Кышкы бакчада экологлар балаларга имәннең каеннан нәрсәсе белән аерылуы һәм ни өчен юкә чәенең шундый тәмле булуы турында сөйләгәннәр. Балалар каенны кайрысы һәм ботаклары буенча, җимешләренә карап миләшне баланнан, энәләренә карап чыршыны нараттан ничек аерып булуы турында белгәннәр.

Танып-белү сәфәре нәтиҗәсендә Министрлык экологлары барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырган.

Моның ничек булуын экологларыбызның видеоролигыннан карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International