Буа нәниләре канатлы дусларын яңа җимлекләр белән каршы алдылар

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары Буа районының “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә җимлекне үз куллары белән кул астындагы материаллардан ничек ясарга һәм алар нинди булырга тиешлеге турында сөйләделәр. Белгечләр җимлекләрне ничек дөрес эшләргә кирәклеген күрсәттеләр һәм каурыйлы дусларны ашату буенча киңәшләрен бирделәр.

Мондый танып белү дәресләреннән соң, сабыйлар экологлар белән бергә кошлар өчен яңа җимлекләр элделәр, һәр җимлеккә балалар азык салды, һәм канатлы дуслар шунда ук сыйланырга килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International