Мантыйклы һәм экономияле! Минзәлә укучылары матур һәм файдалы әйберләр ясый

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Минзәләдәге 2 нче мәктәптә Кама яны территориаль идарәсе экологлары «Экология һәм мин» дигән чара үткәргәннәр. Белгечләр кешенең табигатькә ничек тәэсир итүе һәм ни өчен экологияне саклау мөһимлеген аңлатканнар. Экологик әңгәмәне эко-сумкаларны тегү һәм буяу буенча мастер-класс дәвам иттергән. Кызлар үз куллары белән күп тапкыр кулланыла торган сумкалар ясаганнар, ә соңыннан иҗади эшләрен яклаганнар.

Укытучы сүзләренчә, мәктәптә укучыларга экологик тәрбия бирү буенча зур эш алып барыла. Мәктәпнең үз Экологик отряды бар, балалар Экология министрлыгының төрле чараларында һәм акцияләрендә актив катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International